Бәйрәм арасында сугышчан әзерлекне тикшерү

2010 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Янгынга каршы хезмәтенең  Яшел Үзән отряды башлыгы Виталий Кирсанов Раштуа бәйрәмнәре арасында сугышчан әзерлекне тикшерү максатыннан Яшел Үзән шәһәрендәге янгын сүндерү частьларында булды.

Әлеге тикшерү “ Татарстан Республикасы Янгын сакчылыгы” Дәүләт учреждениесе башлыгы Анатолий Рябов күрсәтмәсе буенча уздырылды. Тикшерү барышында урындагы җаваплы кешеләр - 83 нче часть башлыгы Ринат Мәүлетов, 84 нче часть инженеры Виктор Никонов отряд башлыгын эшнең торышы белән таныштырдылар. Отряд башлыгы салкын һава шартларында кирәкле махсус киемнәрнең (киез итекләр, җылы баш киемнәре һ.б.) җитәрлек булуына, махсус җылыту лампалары булуы һәм аларның төзеклегенә аеруча игътибар бирде.

Ачыкланган кимчелекләрнең күбесе тикшерү барышында ук бетерелде.

Е.А.Назаров (М.Нуриев тәрҗемәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International